news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнехановны Татарстанда “картингның әтисе” дип атадылар

Казанда Татарстан Хөкүмәте Кубогына 13нче картинг ярышлары уза.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанда Татарстан Хөкүмәте Кубогына 13 нче картинг ярышларыачу тантанасында “Титан” картинг кече академиясе президенты, СССРның спорт мастеры Евгений Шафранов Рифкать Миңнехановны “картингның әтисе” дип атады.

“Безнең арада өлгергән спортчылар да, ярышларда беренче мәртәбә катнашучылар да бар. Әлеге ярышлар, беренче чиратта, нәкъ без сезне куркынычсызлыкка өйртәтергә тиешлеген, безгә, олыларга искәртү өчен тагын бер алым. Картинг, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә үзләрен юлда ничек тотарга тиеш икәнлеген тоярга ярдәм итә”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан килгән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, республикада 60 картинг-клуб эшли, анда ике мең яшь спортчы исәптә тора.

“Безнең бүгенге ярыш зур әһәмияткә ия. Август аенда ярышлар ачык тректа узачак. Болытлы көндә машина двигателе дә үзен яхшы хис итә, без дә. Моннан соң, 1 июньне картинг көне итәчәкбез. Ә бүген туган көне булган якын дустымны, без “картинг әти яки абый” дип атарбыз”, - диде СССРның спорт мастеры Евгений Шафранов, Рифкать Миңнехановны күз уңында тотып.

  • Татарстан Хөкүмәте Кубогына ярышлар беренче мәртәбә 2006 елда узды.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясе директоры Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларга, машина йөртүче, пассажир һәм бигрәк тә җәяүле буларак, һәрвакыт юлларда иминлеккә игътибарлы булуларын теләде. Яңа титулга Татарстанның элеккеге дәүләт инспекторы уңай мөнәсәбәт белдерде.

“Безнең ярышлар уздырырга урын барлыкка килде. Кешеләр картинг белән шөгыльләнгәндә алар ярышырга тиеш. Һәм ярышларның теләсә кайсы формасы балаларны үстерә. Әлеге форма спортчыларны, профессионалларны гына түгел, ә картларда йөрүчеләрне дә җәлеп итә”, - дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot