news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде

Бүген ул рәсми рәвештә тәкъдим ителде.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп Рифкат Миңнеханов билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Шамил Гафаров әйтүенчә, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенә шулай ук “Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” ДКУ да кергән.

Искә төшерик: 1997 елдан алып 2016 ел августына кадәр Рифкать Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын башкырды. 8 августта Рифкать Миңнеханов рапорт язуы һәм штаттан чыгуы турында хәбәр итте.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе 2012 елда ТР министрлар Кабинеты карары нигезендә  оешкан. 2014 елдан аны Әнәс Адыев җитәкләп килгән. Хәзер ул директор урынбасары вазифаларын били.

“Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” ДКУ җитәкчесе Ислам Галләмов та Рифкат Миңнехановның урынбасары булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100