Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рифкать Миңнеханов Әлмәт ЭЭИ ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты
Рифкать Миңнеханов Әлмәт ЭЭИ ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты
(Әлмәт, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Марат Баһаутдинов). Бу көннәрдә республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекләре хезмәткәрләре 2005 елның 9 ае өчен эш йомгаклары чыгара. Бүген Әлмәт ЮХИДИ бүлеге нәтиҗәләрен чыгаруда ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе башлыгы, милиция полковнигы Рифкать Миңнеханов катнашты. Ул Әлмәт бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Әлмәт милиционерларының Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чараларында тәртип саклауны тәэмин итүдә актив катнашуын билгеләп үтте.
Киңәшмә бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләрен Татарстан башкаласының юбилеена әзерлек һәм үткәрү чорында хезмәт бурычларын лаеклы үтәгәннәре өчен бүләкләү тантанасы узды. Республиканың эчке эшләр министры Ә.Сәфәров боерыгы нигезендә, милиционерлар министр имзасы булган истәлек сәгатьләре, күкрәк билгеләре, ТР ЮХИДИИ мактау грамоталары белән бүлкәләнде.
Рифкать Миңнеханов административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, идарә эшендәге төзәтмәләр турында сөйләде. Сүз, барыннан да элек, исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән кешеләргә җәзаны катгыйлату турында бара – моның өчен ЮХИДИБ инспекторлары йөртү хокукы турындагы таныклыкны ала. Әмма бу законның үз җитешсезлекләре дә бар: хокукларын югалткан йөртүчеләр документсыз йөрүләрен дәвам итә. Әлеге хокук бозу өчен автомобиль йөртүчеләр штраф түли, аннары машиналарын штраф стоянкаларыннан барып ала һәм йөрүләрен дәвам итә.
Киңәшмәдә башка актуаль мәсьәләләр дә каралды. Аерым алганда, ЮХИДИ инспекторларының үз-үзләрен тотышы культурасы, юл-транспорт һәлакәте статистикасы, кышкы чорга әзерлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз