Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: “Куркынычсызлык мәсьәләләре комплекслы каралырга тиеш”
Казанда агымдагы елның 28-29 февраль көннәрендә “Заманча тормыш иминлеге проблемалары: теория һәм практика” дип аталган II халыкара фәнни-гамәли конференция узачак
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Куркынычсызлык мәсьәләләре комплекслы каралырга тиеш. Бүгенге көндә суда, юлларда, гадәттән тыш хәлләр вакытында, экология белән бәйле вәзгыятьтә мәсьәләләр аерым-аерым хәл ителә. Бу глобаль, кискен проблема һәм бердәм концепция кабул итүне сорый”, - дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуы вакытында ТР буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. Әлеге матбугат очрашуы Казанда агымдагы елның 28-29 февраль көннәрендә узачак “Заманча тормыш иминлеге проблемалары: теория һәм практика” дип аталган II халыкара фәнни-гамәли конференция уңаеннан җыелган иде.
Әлеге җыенны ТР Министрлар Кабинеты бу өлкәгә кагылышы булган министрлык һәм ведомстволар, оешмалар белән берлектә оештырыла. Аның максаты – иминлекне тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү, булган тәҗрибәне куллану. 2013 елгы Универсиаданы уздырырга әзерләнгәндә Россия, аерым алганда, Татарстан Республикасы өчен бу бигрәк тә актуаль.
Рифкать Миңнеханов журналистларны бигрәк тә секция утырышларын яктыртырга чакырды. Нәкъ менә шунда куркынычсызлык өлкәсенә караган яңа фәнни эшкәртмәләр һәм практикалар тәкъдим ителәчәк. 28 февральдә Россия, Германия, Франция, Италия, Финляндия, Польша, Канада, Украина, Белорусия, Әзербәйҗан илләре белгечләре юллларда иминлекне тәэмин итү; куркынычсызлык һәм җәмгыять; экология куркынычсызлыгына караган көнүзәк проблемалар; гадәттән тыш хәлләр вакытында иминлек, сәламәт шәхес – сәламәт дәүләт кебек юнәлешләр буенча фикер алышачак.
Аерым алганда, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә эшләүче белгечләр Россиядә интеллектуаль транспорт системаларын кертү проблемалары; реаниматологлар, хирурглар, реабилитологлар, онкологлар бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү алымнары турында сөйләячәк. Универсиада алдыннан бигрәк тә массакүләм спорт чараларын үткәргәндә куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.
Секция утырышлары белән беррәттән, танылган практиклар катнашында тугыз мастер-класс оештырылачак.
29 февральдә исә пленар утырышта Россия, Германия, Франция, Италия, Финляндия, Польша, Канада, Украина, Белорусия, Әзербәйҗан илләреннән белгечләр, экспертлар, фән эшлеклеләре иминлекне тәэмин итүнең гомуми проблемалары турында фикер алышачак, бу өлкәдәге төп эш юнәлешләрен билгеләячәк.
Моннан тыш, 29 февральдә конференциянең пленар утырышы вакытында эшләячәк күргәзмәдә Россия һәм чит илләр җитештерүчеләре тормыш иминлеге, медицина, юл хәрәкәте иминлеге системаларына караган фәнни-тикшеренү эшләнмәләре һәм продукциясен тәкъдим итәчәк.
Җыеп кына әйткәндә, бу конференцияне оештыручылар, куркынычсызлык мәсьәләләрен комплекслы хәл итәр өчен, алдынгы халыкара тәҗрибәне бер урынга тупларга тырышкан. “Дөньяда мондый конференция уздырылу турында беләләр. Ул Татарстан, Россия һәм халыкара куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән”, - дип саный Рифкать Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз