news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкат Миңнеханов имамның ЮХИДИ бинасында намаз бүлмәсен ачу мөмкинлеге турындагы хатына җавап бирде

Р.Миңнеханов хатта искәртеп үткәнчә, теркәү чаралары буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты 60 минуттан артмый

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). ТРда юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов Кабан арты мәчете имам-хатыйбының хатына җавап бирде. Исегезгә төшерик: Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин аңа Оренбург трактындагы ЮХИДИ бинасында намаз бүлмәсе өчен урын бирүдә ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте.

“Әлбәттә, мөселманнар өчен намазны вакытында уку исламның төп кануннарының берсе, - диелә Миңнехановның җавабында. – Шул ук вакытта мөселманнар өчен дә, башка конфессия вәкилләре өчен дә аерым намаз бүлмәләрен булдыру мөмкин булмау турында хәбәр итәбез. Бу Дәүләт автоинспекциясе комплексында булган мәйданнарның билгеле бер максатларда инде файдалануы белән генә бәйле түгел. Полиция турындагы закон нигезендә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җенескә, расага, милләткә һәм дингә мөнәсәбәтенә бәйсез рәвештә кешеләрнең ихтыяҗларын якларга тиеш. Димәк, барлык кешеләр өчен тигез шартлар булдыру дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең мәҗбүри шарты булып тора”.

Шулай ук Рифкат Миңнеханов хатта искәртеп үткәнчә, РФ ЭЭМ гамәлдәге Административ регламенты нигезендә, теркәү чаралары буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты 60 минуттан артмый. “Шуңа күрә без мөрәҗәгать итү вакытын намаз уку вакыты белән туры килмәслек итеп, алдан уйлап эш йөртергә тәкъдим итәбез”, - дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot