news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: "Һава торышы шартларына карап, тизлек режимын сакларга кирәк"

ТРның баш инспекторы һава торышы шартлары катлаулы очракта автомобильчеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов машина йөртүчеләргә һава торышы шартларына карап, тизлек режимын сакларга киңәш итте.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә Рифкать Миңнеханов юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүнең куркыныч нәтиҗәләргә китерүенә мисаллар китерде.

Аның сүзләренчә, бүген иртән «ВАЗ-2114» машинасын йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага очып чыга, анда бу вакытта Казан-Лаеш юнәлеше буенча 30 пассажир утырган рейс автобусы хәрәкәт итә торган була. Җиңел машина белән бәрелешүдән котылу өчен, автобус шулай ук каршы як полосага чыга, аннары юл читенә төшә.

Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта зыян күрүчеләр юк, бер өлкән яшьтәге ханымның хәле ачыклана.

"Моның ахыры фаҗигале түгел, әмма бу очрак юлларда куркыныч булуны күрсәтә. Бозлавык аркасында аякта басып тору да катлаулы, ә автомобильләр турында әйтеп тә торырга кирәкми", - дип билгеләп үтте Миңнеханов. 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов бөтен кешегә "һава торышы шартларына карап тизлек режимын сакларга" кирәклеген кисәтте. "Акрын барырга кирәк. Мондый шартларда тиз барганда, тормозга бассаң да, машина инерция буенча алга баруын дәвам итә", - дип йомгаклады сүзен ул.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100