news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Фәхретдин: Кытайга Татарстаннан алып килгән имән агачы дәүләт тарафыннан саклана

Милләттәшебез сүзләренчә, Кытайда татарларга, милләт буларак яшәү өчен,бөтен шартлар да тудырылган.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстандагы мөһаҗирлек музеенда Кытай татарлары турында җиде мәгълүмат урын алырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена килгән Кытай халык республикасыннан килгән Рифкать Фәхретдин мөһаҗирлек темасына багышланган секция утырышында шул хакта белдерде.

“Кытай татарлары – бүгенге көндә ерак чит илдә яшәүче диаспораларның берсе. Аларның тарихы бик бай һәм катлаулы. Казанда “Мөһаҗирләр музее” ачылу безнең кебек читтә сибелеп яшәүче татарларның тарихын барлау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга дөрес итеп илтеп җиткерү өчен изге гамәл булачак. Бу музей экспонатлары арасында, һичшиксез, Кытай татарлары турындагы мәгълүмат та урын алырга тиеш", – диде Кытай татар яшьләре лидеры Рифкать Фәхретдин. 

Аның сүзләренчә, Кытайда 56 милләт вәкиле гомер итә. Халык саны ягыннан татарлар - иң аз санлы катламнарның берсе. Бүген Кытайда 5 мең тирәсе халык яши, дип исәпләнә. Аларның әби-бабалары XIX гасыр башында Идел, Агыйдел, Кама елгасы буйлары һәм Казан, Уфа, Әстерхан шәһәрләреннән Кытайның Өремче, Голҗа, Чүгүчәк, Алтай шәһәрләренә килеп урнашкан. Һөнәрчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, медицина, мәгариф өлкәсендә эшләгәннәр. Нәкъ менә әлеге шәһәрләр – эмиграцияләнгән милләттәшләребезнең туплану урыны, чын татар тормышы белән яшәү урыны булып тора.

“Шуңа карамастан, анда бүгенгәчә татар цивилизациясе сакланып калган, кабатланмас мәдәни тирәлек булдырылган", – ди ул.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узучы “Мөһаҗирләр музее” төзү турындагы “түгәрәк өстәл”гә Кытай делегаты иң яхшы әзерләнеп килүчеләрдән иде. Ул әлеге музейда Кытай татарлары турында да мәгълүматлар булырга тиеш, дип саный. Ул бу мәгълүматларны пунктлап тәкъдим итте. 

“Беренчедән, Кытай татарларының мөһаҗирлек маршруты. Ул кайдан, ничек башланып киткән?

Икенчедән, Кытайга киткән зур татар нәселләренең, мәсәлән, Апанаевлар, Акчуриннар, Габитовлар, Исхаковлар, Вәлиевлар шәҗәрәләре.

Өченчедән, Кытайда танылган татарларның портретларын куярга кирәк. Болар - Борһан Шаһиди, Миркасыйм Госманов, Рәхим Габбас, Зәйнәп Габитова. 

Дүртенчедән, Кытайда татарлык белән бәйле урыннарның рәсемнәрен һәм тасвирламаларын урнаштыру да урынлы булыр. Әйтик, Хуҗа татар мәктәбе. Узган ел аңа дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи бина исеме бирелде. Һәм хөкүмәт бюджетыннан Россия акчасы белән 40 млн га якын акча бүленеп, ремонт ясалды.

Хуҗа шәһәрендәге татар зираты. Ул Кытайда бердәнбер татар зираты булып санала. Анда 300 гә якын каберлекнең исемлеге төзелеп, рәтләнде.

Шулай ук Өремче шәһәрендәге татар мәчете. Анда кайчандыр Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылыннан чыккан Шакир хәзрәт 30 ел имам булып эшләгән.

Харбиндагы татар мәчете.

Чәүчәк татар сәүдәгәрләр йорты һәм Кытайдагы татарлар утырткан имән агачлары. Бу агачларны бабаларыбыз Татарстаннан туган як истәлеге итеп алып килеп үстергән. Алар дәүләт тарафыннан саклана.

Бишенчедән, Кытайда яшәүче галимнәр язган фәнни хезмәтләр һәм кулъязмалар, шигырь җыентыклары, чәчмә әсәрләр.

Алтынчыдан, Кытайдагы төрле татар чараларын яктырткан материаллар.

Җиденчедән, Кытайдагы бердәнбер милли татар авылы - Чишмә турында мәгълүматларны урнаштырырга кирәк.

Корылтай кунагы сүзләренчә, Кытайда яшәүче милләттәшләребез тулы хокук белән үзләренең тарихын, милли үзаңын саклап яшәү бәхетенә ирешә.

“Аллага шөкер, күп еллар буе татарлар яшәгән шәһәрләрдә һәм бердәнбер Чишмә татар авылында татар оешмалары актив төстә эшләп килә. Ел саен хөкүмәтебез ярдәме белән Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырабыз. Моннан тыш һәр елны Тукайга багышлаган кичә, дини һәм рәсми бәйрәмнәрне бергә үткәрү, фәнни конференцияләр, милли концертлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде.

Кытай хөкүмәте безгә – татарларга, иң аз санлы милләт булуыбызга да карамастан, төрле өлкәләрдә яхшы сәясәт күрсәтә. Безгә телебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузыла. Моның төп сәбәбе: Кытай хөкүмәтендә милли сәясәтнең яхшы булуында, – дип билгеләп үтте конгресс кунагы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100