news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифат Зарипов: Татарстандагы рәхәтлекне сүз белән генә сөйләп бетереп булмый

Рифат Зарипов: Татарстандагы рәхәтлекне сүз белән генә сөйләп бетереп булмый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.

Рифат – Оренбургта туып үскән егет, ә үзе әйтүенчә, 20 ел Татарстанда яши.

«Казан, Татарстан һәрвакыт читтә яшәүче татарларның кыйбласы, мәркәзе булды. Мондагы рәхәтлек, җылылык, татарлыкны сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Аны читтән килеп, үз күзләре белән күрәләр, танышалар. Татарстан – үзе бер матур утрау», – дип билгеләп узды Рифат Зарипов.

Ул җырчы Салават Фәтхетдиновның «Россияне зур, матур бер йорт дип карасак, Татарстан – анда «вип» бүлмә» дигән сүзләрен дә искәртеп узды.

  • «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
  • Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
  • Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
  • Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
  • Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot