news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Зарипов: Бала чакта эзләнү булырга тиеш

Рифат Зарипов: Бала чакта эзләнү булырга тиеш
Фото: туры трансляциядән скриншот

ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда Рифат Зарипов та катнашты. Ул тормыш иптәше Диләрә һәм улы Ислам белән килгән иде.

Уллары Ислам үзен инде төрле өлкәләрдә сынап карарга өлгергән. «Башта кәстрүлләр кактык, аннары барабан алдык. Барабаннан соң, гитарада да уйнап алдык, аннары бассейнга да йөрдек, бию белән дә шөгыльләнеп алдык. Казан күләмендә балалар арасында беренче урын алганнан соң, аңа Петербургка барырга дигән иделәр, әмма ул анда бармады. «Юк, ул миңа бөтенләй кызык түгел», – диде дә хәзер футболга кереп чумды», – ди әти кеше.

Бер эшне башлап ташлавы турында сорау яңгарагач, Рифат Зарипов: «Әгәр дә аңа 30 яшь булган булса, мин аңа әйтер идем: «Ник башлаган эшеңне бетермичә ташлыйсың?!», – дип. Ләкин ул бит аны 3 яшендә башлаган иде, 5 яшендә ташлады. Шуңа күрә бала чакта эзләнү булырга тиештер, дип уйлыйм. Күңеленә нәрсә хуш килә, шуны сайлап алыр үзе», – дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100