«Мессенджерларда, социаль челтәрләрдә еш кына бик гади яки такмак дәрәҗәсендәге әсәрләр йөри. Моның сәбәбе, әлбәттә, халыкның зәвыгы түбән булудан да торадыр. Яхшы әсәрләрне, шигырь китапларын аз укыйбыз. Шуңа күрә, шигырьгә булган ихтыяҗны түбән зәвыклы әсәрләр дә канәгатьләндерә. Халык күбрәк укыса, өч тиенлек такмакларга ихтыяҗ калмас иде. Ана телендә сөйләшү кимү сәбәпле, дип әйтеп булмый, чөнки телебезне тиешенчә белмәгән кеше башка телдә укый ул.
Йолдыз Миңнуллина шигъриятенә килгәндә, ул да төрлечә яза. Кайчагында аңлап бетерәсе авыррак (шәхсән, үзем, шул ук буын вәкиле булгач, Йолдызны аңлыйм шикелле тоела. Ул мин уйлаган әйберләрне кодлар итеп җиткерә белә шикелле. Бәлки, ялгышамдыр), катлаулырак тоелса, бик аңлаешлы, гадирәк язылган шигырьләре дә җитәрлек. Лилия Гыйбадуллинаның да шундый кодлардан торган шигырьләре бихисап. Моның өчен билгеле бер әдәби гыйлем, әдәбиятны күзаллау кирәк. Кемнәргәдер ясалган сылтамаларны аңлар өчен, милли әдәбиятыбызда, дөньяда лаеклы урынын тапкан башка әдипләрне дә белү ләзем», ди ул.
Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.