news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Сәлах: Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный

27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак. Язучылар берлеге белән идарә итүче нинди булырга тиеш? Берлеккә җитәкчелек – авыр эшме? Шагыйрь Рифат Сәлах әлеге сорауларга карата үз фикерен белдерде. \

Рифат Сәлах: Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный
Фото: «Татар-информ»

- Язучылар берлеге рәисе көчле шәхес, талантлы язучы яки шагыйрь булырга тиеш. Талантсызлар, көнчелек сәбәпле, волокита ясый башлый, сәяси уен уйный. Ә талантлы кеше һәрвакыт фикерен әйтә, эшне төгәл алып бара.

Аның беркемгә дә үзенең яхшырак икәнен исбатлыйсы юк. Рәис кеше язучыларга тел-теш тидертмәскә, язучылар мәнфәгатен кайгыртырга, алга карап эш итәргә тиеш, – ди ул.

Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100