news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифат Сәлах: Кешенең күңелендә шигърият булса, андый кешенең күңеле саф була

30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казан яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр өчен халыкара үзәккә әверелде. «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясенең финалы кысаларында белем бирү интенсивы узды. Татар телендә шигырь язучы балалар белән шагыйрь Рифат Сәлах шөгыльләнде.

Рифат Сәлах: Кешенең күңелендә шигърият булса, андый кешенең күңеле саф була
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу проект аша чыккан иң зур йолдыз – Миләүшә Гафурова. Ул башкалардан аерылып тора иде, әле аның иҗаты турында Роберт абый белән дә киңәшләшүебезне хәтерлим. Миләүшә бүгенге көндә зур шагыйрә, талантлы шагыйрә. Ул 2 мәртәбә әлеге конкурсның гран-приен алды, чөнки башта гран-при дип аталмый иде, шуңа икенче тапкыр бирү дөрес дип табылды. Әлбәттә, безнең дәресләргә йөрүчеләр әдәбият юлын сайлый дигән сүз түгел, икътисад буенча укыса да, Мәскәүдә әдәби түгәрәкләр оештырып йөргән Йосыф Шәңгәрәев дигән егетне ишеткәнегез бардыр, бәлки. Шигърият белән янып яшәп, аннары башка юл сайлаган егетләребез дә булды. ТНВда Чулпан Хаҗиева эшли – ул да безнеке. Алинә Шәехова дигән кызыбыз мин эшләгән Аграр институтта укый – алдынгы студентларыбызның берсе. Шигырь язган бөтен кеше шагыйрь булып китми. Әмма кешенең күңелендә шигърият булса, андый кешенең күңеле саф була.

Кабатлана торган темалар бар – Тукай һәм Җәлил иҗатлары, мәсәлән. Мин ул шигырьләрне хәтта азагына кадәр укып та бетермим – алар шулкадәр таныш, чөнки аларны балалар бер генә конкурска җибәрмиләр, шуңа күрә миңа алар төрле конкурсларда очрарга мөмкин. Монда керү өчен теманың кабатланган булуы комачауламый, ләкин яңа тема – зур өстенлек. Күбрәк шигырь булуы да өстенлек – ул кешене төрле яктан ача. Темаларга килгәндә, туган авыл темасы еш кабатлана, этләр-мәчеләр темасы күп. Әлбәттә, бүгенге технологияләр дә шигырьгә керә, ясалма фәһем турында да язалар. Чын мәгънәсендә иҗат иткән кеше оригиналь була инде... Мәсәлән, Мостафа Йолдыз Шәраповага багышлап шигырьләр белән килеп керде...», – дип сөйләде Рифат Сәлах.

«Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе турында тулырак «Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтова язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot