news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Ваһапов фестиваленең юбилеен чит илләрдә дә билгеләп үтәргә уйлый

Рифат Фәттахов Ваһапов фестиваленең юбилеен чит илләрдә дә билгеләп үтәргә уйлый
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов

Казанның Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге XX Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Концертта чыгышында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленың генераль продюсеры, Татарстан Республикасының продюсерлар берлеге рәисе Рифат Фәттахов фестивальнең юбилеен үткәрү турында сөйләде.

«Бу елны без XX сезонга аяк бастык. Аллаһ боерса, бүген бу концертны башлап, без ел буе зур сәфәргә чыгабыз, октябрьдә Ташкентка юл алабыз, аннары Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Түбән Новгород шәһәрләрендә зур концерт куячакбыз. Киләсе елга Алма-Ата, Истанбул шәһәрләреннән әйләнеп, Казанга кайтып, үзебезнең 20 еллык юбилейны бергәләп, зурлап билгеләп үтәрбез», – диде Рифат Фәттахов.

Алып баручылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановның тәбрикләү сүзләрен укыды. «Әлеге фестиваль этно-мәдәни күптөрлелекне саклауда, милләтара багланышларны ныгытуга хезмәт итә. Бу проектны оештыручыларның югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык хезмәте өчен олы рәхмәтемне белдерәм», – диелгән Рәис котлавында.

Алып баручылар Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимованың котлавын да тамашачыларга җиткерде.

Лауреатларны билгеләр алдыннан төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән җырчылар татар халык җырларын һәм «мәңгелек хит» дип аталырдай легендар җырларны башкарды. Үзбәкстаннан килгән Акылбәк Пиязов «Кара урман», «Айдынлар» җырларын, Кытайдан килүче Чжан Чжихао «Китмә, сандугач» җырын, АКШтан кайткан Лилиана Газизова «Идел Вальсы»н җырлады.

Дирижер Рәсим Ильясов җитәкчелегендә «Казан нуры» инструменталь оркестры, шулай ук җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Азат Әбитов, Гөлсирин Әбдуллина, Ранис Габбазов чыгыш ясады.

Илүзә Вәлиуллина «Былбыл», Руслан Закиров «Бер генә сүз», Әдилә Зинәтуллина һәм Рөстәм Егоров «Зөләйха» җырларын җырлады. Башкортстаннан килгән Дамир Таипов, Гөлшат Гыйрфанова да үзләренең җырларын башкарды.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар бәйгесенең иң югары бүләге – Гран-при иясе быел 2 кешегә бирелде. Алар – Акылбәк Пиязов (Үзбәкстан), Дамир Таипов (Башкортстан).

Концертны Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов һәм Айзилә Батырханова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100