«Камал театрының яңа бинасы – ул безнең бик зур казанышыбыз һәм бик зур горурлыгыбыз булырга тиеш. Шуңа күрә аны таныту, ягъни, «раскрутка» – ул бик кирәкле эш, һәм монда булган бөтен мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Шул ук вакытта Опера театры янында уза торган Шигырь бәйрәменең бик зур традицияләре бар. Бу – татарның бәгыренә сеңгән бәйрәм һәм татар күңеленә бик якын урын. 26 апрель якынлашкан саен күңел шунда – Тукай һәйкәле янына ашкына. Русларда «намоленное место» дигән гыйбарә бар бит, Опера театры янындагы Тукай һәйкәле шундый кадерле, әйтергә мөмкиндер – изге урын.
Шуңа күрә, минем фикеремчә, монда зур проблема ясап тору кирәк түгел: Тукай туган көн – зур бәйрәм, хәзер көннәр озын – тәүлекнең якты өлеше озыная бара, димәк, бу бәйрәмне бер проблемасыз икегә бүләргә була. Әйтик, көндез традицион Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында үтсен, ә инде соңрак Камал театры янында дәвам итсен.
Камал театры янындагы бәйрәмнең форматын үзгәртергә мөмкин: театр янында үтә икән, театраль тамаша булсын, яшьләр өчен квестлар булсын – формасын уйлап бетерергә мөмкин. Халык булмас дип тә борчылырга кирәк түгел. Бу бит әле уку елы дәвам иткән чор – мәктәпләр бик күп, югары уку йортлары бар, ахыр килеп, безнең бит әле дәүләт учреждениеләре бар – әйтәсе килгән сүзем шул, бу очракта күпмедер дәрәҗәдә административ ресурсны файдалансаң да, бернинди зыян юк. Шуңа күрә, миңа калса, кабатлап әйтәм: Тукай бәйрәмен ике урында үткәрсәк, нур өстенә нур булыр иде. Бу көнне Тукай теле, Тукай шигърияте, Тукай аһәңе Казанның бик күп урынында яңгырап торсын иде. Булган милли традицияләребезне кадерләп саклыйк, шул ук вакытта яңа урында яңа традицияләр булдырыйк», – ди ул.
26 апрельдә, Туган тел көнендә, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсенең бер урында – Камал театры янында узуына карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.