Праймеризда катнашу ул – позицияңне белдерү, иҗтимагый-социаль тормышка, сине борчыган проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Төп әйбер шул.
Мине борчыган мәсьәләләр бик күп: милли мәгариф, мәдәният, фән, милләтара мөнәсәбәтләр – ул өлкәдә шактый тәҗрибәм бар.
Еш кына шундый проблемага килеп төртеләм: бу өлкәдә законнар тиешле дәрәҗәдә эшләми. Без аңлыйбыз: Россия белән без бер хокукый киңлектә, нигездә федераль законнар хакимлек итә. Әмма ләкин Татарстан Дәүләт Советының шул законнарны я кабул иттерергә, я үзгәртергә дигән закон чыгару инициативасы мөмкинлеге бар. Дәүләт Советы бу мәсьәләне күтәрә алыр иде. Әйтик, милли-мәдәни мохтариятләр турында закон. Ул 1996 елда кабул ителгән. 30 ел дигән сүз. Кайбер үзгәрешләр кертелсә дә, аның бик күп положениеләре искерде. Тормыш алга бара. Милли-мәдәни тормышта бик күп яңалыклар булды, аны концептуаль яктан карарга кирәк.
Мин үзем коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе буларак та әйтә алам: коммерцияле булмаган оешмалар турында бик әйбәт закон бар, күп нәрсә вәгъдә итә торган закон, әмма ул законның күп нигезләмәләре эшләми. Димәк, закон норматив документлар белән ныгытылмаган. Депутатлар моңа игътибар итәргә тиеш.
Күптән түгел Россиядә икенче укылышта креатив индустрияләр турында закон кабул ителде. Анда да шул ук хәл. Бик матур закон, күп ярдәм ышандырыла, ләкин проблема законнарның конкрет үтәлешенә депутатларның игътибар итмәвендә. Ә закон үтәлмәгәч, нәрсәгә кирәк аны кабул итәргә? Депутатларның бу – игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Әлбәттә, мине борчыган мәсьәләләр күп. Авыл җирендә татар мәктәпләре язмышы, югары мәктәпнең чамадан тыш коммерциягә корылуы. Бу өлкәдә эшләүче буларак әйтә алам: бик күп талантлы яшьләр бюджет оешмаларына керә алмый. Кайбер уку йортларында, әйтик, вокал булсын, 1 бюджет урыны. Ничек инде бик талантлы була торып та, авыл баласы 300 мең сум түләп укырга керсен?! Керә алмый, әлбәттә. Депутатлар шуңа да игътибар итсен иде. Депутатларның башка мөмкинлекләре дә бар. Шул ук парламент тыңлаулары.
Мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – Татарстанда музыкаль индустрия торышы. Мәсәлән, Дәүләт Советының бер парламент тыңлауларын шуңа багышларга мөмкин булыр иде. Мин озак еллар продюсерлык өлкәсендә эшлим бит. Бу өлкәдә килеп чыккан бик күп проблемаларның нигезе хокукый проблемага барып тоташа. Бу өлкәдә әле тиешле норматив законнар юк. Моннан хәтта 10 ел элек Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә продюсер эшчәнлеге турында закон проектын тикшерә башлаганнар иде, әмма ул тукталып калды. Минемчә, бу проблемага яңабаштан игътибар итәргә вакыт җитте.
Менә сезнең миннән интервью алуыгыз да – проблемаларга игътибар итүнең бер формасы.
Депутат булырга теләүче милләттәшебезнең уй-хыялларын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.