news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов: Рамил Курамшинның шәхси архивын Ваһапов фондына алып кайттык

Рифат Фәттахов: Рамил Курамшинның шәхси архивын Ваһапов фондына алып кайттык
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның шәхси архивын Ваһапов фондына алып кайтуын әйтте.

«Мәшһүр музыкантның шәхси әйберләре – концерт костюмы, язмалары, ноталары, музыкаль инструментлары һ.б. кадерле ядкярләр, Аллаһка шөкер, югалмады. Максатыбыз – аларны системага салып, музейларга тапшыру. 25 гыйнвар Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә – «Рамил Курамшинсыз бер ел...» дип аталган искә алу кичәсе була», – дип хәбәр итә Рифат Фәттахов.

  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган. 2022 елның 18 декабрендә Казанда вафат булды.
  • Казан музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.
  • Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100