news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов: Рамил Курамшинны бәхетсез дип күрсәтү белән килешмим

«Рамил Курамшин бик бәхетле тормыш юлы үтте. Горур шәхес иде. Әлбәттә, ул үзенең авыруы белән риза түгел иде, авыр кичерде», - диде Ваһапов фонды җитәкчесе.

Рифат Фәттахов: Рамил Курамшинны бәхетсез дип күрсәтү белән килешмим
Абдул Фархан

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин мескен һәм бәхетсез булган дигән фикер белән килешмәвен әйтте.

«Соңгы вакытта безнең матбугатта Рамил Курамшинны бәхетсез, мескен булган дип күрсәтү тенденциясе бара. Мин моның белән килешмим. Рамил абый да килешмәс иде. Рамил Курамшин бик бәхетле тормыш юлы үтте. Горур шәхес иде. Әлбәттә, ул үзенең авыруы белән риза түгел иде, авыр кичерде. Рамил абый үзенең зур, бөек шәхес икәнен белде һәм шуны аңлап китте», - диде ул Рамил Курамшин белән хушлашу мәрасимендә.

Рифат Фәттахов Рамил Курамшин белән күптәнге танышлар булуын әйтте. «Ул минем якташым, без Түбән Новгород өлкәсеннән. Озак еллар аның белән дустанә мөнәсәбәттә хезмәттәшлек иттек. Рамил Курамшин - татарның зур, бөек шәхесе. Ул аның шулай икәнен белеп китте. Әлбәттә, аның соңгы көннәре авыр булды, әмма аңа ярдәм итәргә теләмәүдән түгел. Аны бу авырудан коткарып калып булмады. Аңа операция ясап булмый иде», - диде ул «Татар-информ»га.

«Биографиясендә иң якты сәхифәсе – Илһам Шакиров концерт бригадасында эшләгән еллары. Бүгенге көндә дә Илһам Шакировның татар сәнгатенең алтын фондына кергән классик язмаларының абсолют күпчелеге – Рамил Курамшин уйнавында. Рамил Курамшин татар дөньясында баян өчен телевидениедә иң беренче булып Зур концерт яздырды. Аның концертын Россия телевидениесендә кат-кат күрсәттеләр. Ул татар баян сәнгатен әнә нинди зур дәрәҗәгә күтәрде», - диде ул.

Шулай ук, ул Рамил Курамшинның татар музыка сәнгатендә беренче булып оркестр һәм баян өчен концертино язган шәхес булуын әйтте.

«Ул дәреслекләр авторы да. Рамил Курамшин исемендәге баянчылар фестивале дә бар. Яшьләр Рамил Курамшинның стилен, баянда уйнау техникасын өйрәнә. Бу бит Рамил Курамшин мәктәп калдырып китте дигән сүз! Шуны аңлаган, белгән кеше ничек бәхетсез булсын. Ул бервакытта да мескенләнергә яратмады. Безнең максатыбыз – Рамил абыйның зурлыгын, мәшһүрлеген, әһәмиятен аңлау һәм шуны киләчәккә җиткерү», - диде Рифат Фәттахов.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, олуг шәхесләрне исән вакытында онытырга ярамый. «Без кайвакыт сөйлибез дә, онытабыз. Озаткан вакытта без бик матур сүзләр сөйлибез. Әмма ләкин, ни кызганыч, соңыннан бик тиз онытабыз. Исән вакытта да, бакыйлыкка күчкәч тә, без олуг шәхесләребезне бәяли белергә тиеш. Һичшиксез, аның турында истәлекләр китабы чыгарга, Рамил Курамшин исемендәге урамнар, сәнгать һәм мәдәният йортлары да булырга тиеш. Без бары шулай итеп кенә халкыбызны, шәхесләребезне кадерли алабыз, - диде ул.

«Интертат» Рамил Курамшинның соңгы көннәре турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100