news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Путинны тәкъдим итү турында: Путинның мәдәнияткә игътибары - хөрмәткә лаек

Рифат Фәттахов Путинны тәкъдим итү турында: Путинның мәдәнияткә игътибары - хөрмәткә лаек
Фото: Рәшит Ваһапов фонды

Бүген Россия Президенты Владимир Путин яңа президентлык срогына кандидатурасын тәкъдим итүе хакында хәбәр итте. Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов бу яңалыкны уңай бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, президентның мәдәнияткә зур игътибар бирүе Владимир Путинның кандидатурасын яклауга һәм хуплауга лаеклы итә.

«Владимир Владимирович Путинның бу карары табигый. Халык тарафыннан көтелгән хәбәр. Мин Россиянең президенты итеп Владимир Путиннан башка кешене күз алдыма китермим. Бүген Россия гаять катлаулы чор кичерә, халыкара мәйданда авыр ситуация бара. Шушы катлаулы чорда Россиянең бөтен, зур һәм суверен дәүләт буларак яши бирүен мин фәкать Путин исеме белән бәйлим. Мин, һичшиксез, үз тавышымны аның өчен бирәчәкмен.

Владимир Путинның эшчәнлегендә аеруча хөрмәт уяткан нәрсә – аның мәдәнияткә зур игътибар бирүе. Бүгенге көндә Россиядә мәдәниятның тотрыклылыгын саклау зарурлыгын, милләтара, динара татулыкны саклауда мәдәниятның ролен бермә-бер ассызыклый Владимир Владимирович Путин үзенең соңгы чыгышларында. Бу яктан караганда да, Путинның кандидатурасы яклауга һәм хуплауга лаек.

Чит илләргә чыкканда, гади халыкның нинди фикердә булуына да игътибар итәм. Күптән түгел Гарәп Әмирлекләрендә булып кайттым. Журналист буларак, кызыксындым, күзәтүләр ясадым. Анда гади халык вакилләре, әйтик, таксистлар Владимир Путинга ихлас соклануларын белдерәләр. Россиянең нык торуын Путин исеме белән бәйлиләр. Бу чит илләрдәге гади халыкның да Россиягә, Путинга карашын, фикерен чагылдыра», – диде Рифат Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100