news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифат Фәттахов: Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә яңадан лаеклы урынын алды

Рифат Фәттахов: Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә яңадан лаеклы урынын алды
Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавыл авылында татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст ачылды. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына әзерләнгән, ә һәйкәл куелачак урынны төзекләндерү һәм постамент ясау чыгымнарын үз өстенә язучының якташлары алган. Бу хакта «Интертат» сайты хәбәр итә.

Проектны гамәлгә ашыруда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Түбән Новгород татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте рәисе Рифат Фәттахов зур роль уйнаган.

«Бүгенге вакыйганың тарихи әһәмияте зур. Бу – гаделлекне торгызуга юнәлтелгән әхлакый һәм фәлсәфи гамәл. Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә лаеклы урынын яңадан алды.

Проектны тормышка ашыру җиңел булмады, чөнки без яшәгән чор бик катлаулы. Бу идеяне кабул итмәүчеләр дә күп булды. Барысы да безне тиешенчә зурламыйлар дип зарлана, ә үзләре берни дә эшләмиләр.

Без, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар, бик бәхетле. Чөнки кайбер татар төбәкләрендә яшәүчеләр безгә хәтта көнләшеп тә карый. Алар: «Без дә кемгәдер һәйкәл ачыр идек, әмма бездә мондый бөек татарлар юк», – диләр», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot