news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов журналистларга рәхмәтләрен җиткерде

Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы киңәйтелгән утырышын уздырды.

Рифат Фәттахов журналистларга рәхмәтләрен җиткерде
Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советының киңәйтелгән утырышында Ваһапов фонды җитәкчелеге мәдәни мирасны саклаудагы уртак эш өчен редакцияләргә һәм журналистларга рәхмәтләрен җиткерде. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов телевидение, радио һәм газета редакцияләренә һәм аерым журналистларга “2017 елда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивален үстерүгә зур өлеш керткән өчен” дипломнар тапшырды. Диплом белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бүләкләнде.

Фестивальнең Кайгыртучылар Советы рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев тә Ваһапов фондының журналистлар белән актив эшләвен билгеләп узды: “Концерт залларында күпме кеше була? 300, 500, Опера театры яки “Уникс” кебек зур зал булса –1000 кеше булырга мөмкин. Ул гына аз – сез шушы затлы концертлар турында зуррак аудиториягә таратасыз, фонд эшенә турыдан-туры ярдәм итәсез”, - диде.

Журналистлар Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән эшләүнең авыр да, җиңел дә булуын билгеләп үттеләр. Җиңеллеге – Рифат Фәттаховның үзенең журналист булуыннан һәм аудиторияне тоеп эшләвеннән килсә, авырлыгы аның нык таләпчән булуыннан һәм эш өчен көндез дә, төнлә дә борчуында.

Рифат Фәттахов “Татар-информ”ның хәбәрне тиз һәм вакытында җиткерүен билгеләп узды. “Эшне иртәгәгә калдырмый, хәбәрне вакытында алып, вакытында чыгара”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен. Шушы көннәрдә Казанда Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советының киңәйтелгән утырышы узды. Бәйрәм табыны артында барган утырышта Фестивальнең Кайгыртучылар Советы рәисе Разил Вәлиев, Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова, танылган композитор Резеда Әхиярова, танылган җырчы һәм педагог Миңгол Галиев, академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар, матбугат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары катнашты. Утырышта фестивальнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, алдагы планнар билгеләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100