news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов: Җырчылар белән эшләргә юридик яктан да чарландым

"Филүс Каһиров белән минем арада килеп чыккан низаг башка кабатланмас", - ди продюсер.

Рифат Фәттахов: Җырчылар белән эшләргә юридик яктан да чарландым
Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Р. Ваһапов татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңүчеләр киләчәктә продюсер Рифат Фәттахов белән килешү төзергә дә мөмкиннәр. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә Р. Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр итте.

«Җырчылар белән килешү төзеп хезмәттәшлек итү - икенче юнәлештәге эшчәнлек. Без артистлар белән ике яклы килешү төзибез. Бу очракта мин үз тәҗрибәмнән чыгып эш итәм. Эчке тоемлавым аша яшьләргә үзебез белән эшләргә тәкъдим итәчәкбез. Алар риза булган очракта, ике яклы килешү төзелә. Мин хәзер инде юридик яктан да чарландым,  Филүс Каһиров белән минем арада килеп чыккан хәлләр  кабатланмас дип уйлыйм.  Ике арадагы низагның төп сәбәбе – башкаручы тарафыннан ике яклы килешүне үтәмәү булды. Безнең гомуми культураны күтәрергә кирәк», - диде Р. Фәттахов.

Рифат Фәттахов быелгы конкурс барышында да өметле яшьләр барлыгын белдерде. Киләчәктә Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасовларга алмашка Башкорстаннан  тагын өметле яшьләр килүен белдерде, продюсер.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның татарстан халыкларының Дуслык йортында  Рәшит Ваһапов исемендәге Xlll Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының II туры узды. Иртәгә, ягъни 14 апрель көнне, конкурсның йомгаклау туры узачак.

Җиңүчеләрне 15 май көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең гала-концертында тәкъдим итәчәкләр. Гала-концертта дөньякүләм танылган җырчы Ренат Ибраһимов та катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100