news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачны тапкан

Продюсер аны табигать һәйкәле дип атаган.

Рифат Фәттахов “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачны тапкан
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Әхмәт Саттар иҗат иткән “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачның кайда урнашканын тапкан. Ул Новгород өлкәсенең Татар Пожары авылы янында бүген дә үсеп утыра. Бу хакта Рифат Фәттахов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

“Ялгыз агач” дигән легендар җырның "төп герое" Түбән Новгород өлкәсенең Татар Пожары авылы янында урнашкан. Текст авторы Әхмәт Саттар нәкъ менә шул авылдан. Күпме җырчыларны илһамландырган, күпме тыңлаучыга ләззәт биргән “яшел якташым" бүген дә тау башында бер үзе, мәгърур кыяфәттә үсеп утыра.Әллә каян үзенә тартып тора ул”, - дигән ул.

“Әлеге агач турында якташларым әллә никадәр легенда – риваять чыгарган, аны монда “изге корган сат” дип тә йөртәләр. Бөтен татар дөньясына билгеле легендар агач бит бу! Һәйкәл инде. Табигать һәйкәл. Рәсми статус кына бирәсе калды. Шулай бит?!”, - дип язган Рифат Фәттахов һәм атаклы җырчы Хәйдәр Бигичев башкаруында җыр урнаштырган.


 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

" Ялгыз агач" дигән легендар җырның ( Рөстәм Яхин музыкасы) "төп герое " Түбән Новгород өлкәсенең Татар Пожары авылы янында урнашкан. Текст авторы Әхмәт Саттар нәкъ менә шул авылдан бит . Күпме җырчыларны илһамландырган , күпме тыңлаучыга ләззәт биргән " яшел якташым" бүген дә тау башында берүзе, мәгърур кыяфәттә үсеп утыра .Әллә каян үзенә тартып тора ул ! Әлеге агач турында якташларым әллә никадәр легенда - риваять чыгарган , аны монда " изге корган сат " дип тә йөртәләр . Бөтен татар дөньясына билгеле легендар агач бит бу !Һәйкәл инде. Табигать һәйкәле ! Рәсми статус кына бирәсе калды. Шулай бит ?! Сез бу җырны беләсезме ? Кемнәр җырлый аны ? #ялгызагач #рөстәмяхин #әхмәтсаттар #хәйдәрбигичев #нижегородскаяобласть #сергачскийрайон #кочкопожарки #нижгартатарлары #татарҗыры #татарҗырлары #памятникприроды #рифатфаттахов #вагаповфест

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100