news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Рифат Фәттахов республикада музыкаль продюсерлыкка нигез салучыларның берсе.

Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Рифат Фәттахов үзе раслады.

«Әле бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Әмма документлар тапшырылуы хак», - диде Рифат Фәттахов. Танылган продюсер быел Ваһапов фестиваленең барлыкка килүенә 15 ел булуын, югары профессиональ дәрәҗәдәге фестиваль халыкара масштабларда үткәрелүен искәртте.

  • Фестивальнең концертлары Россиянең 49 регионында һәм 11 илдә үткән. Фестиваль концертларында үз вакытында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фуат Мансуровлар катнашкан. Фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы уздырыла.
  • Рифат Фәттахов республикада музыкаль продюсерлыкка нигез салучыларның берсе дип санала. Танылган җырчылар Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллиннар Ваһапов фестивале аша танылган җырчылар.
  • 13 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең юбилей гала-концерты үтәчәк.
  • Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнәчәк. Җәмәгатьчелек шушы көннәрдә исемлекнең әзер булуын көтә.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100