news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең "Ел кешесе" булды

Бу мактаулы исемгә ул Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куюны башлап йөргәне өчен лаек.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсе татарлары Рәшит Ваһапов фондының җитәкчесе Рифат Фәттаховны 2016 елның “Ел кешесе” дип таныды.

“Ел кешесе” мактаулы исемен өлкәнең “Туган як” татар газетасы гамәлгә куйган иде. Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең күренекле шәхесләре һәм татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев исемнәрен мәңгеләштерү өстендә эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барганы, аларның туган ягы – Уразавылда һәйкәлләрен булдыру инициативасын күтәреп чыкканы һәм Татарстан, өлкә хөкүмәтләре, Кызыл Октябрь районы хакимияте ярдәмендә тормышка ашыруда төп рольне уйнаганы өчен әлеге мактаулы исемгә лаек булган.

Рәшит Ваһапов (1908-1962) һәм Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) Уразавылда һәйкәлләр узган елның июль аенда ачылды.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Кызыл Октрябрь районы мактаулы гражданины Рифат Фәттахов 2016 елның 17 ноябрендә 50 яшен билгеләп үтте. Рифат Фәттахов тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Төрле елларда ул ТАССРның телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитетында, КДУның “Ленинчы” газетасында, “Мәгърифәт” республика газетасында, “Татарстан” журналында эшләде. 2004 елдан Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100