Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рифат Фәттахов: Продюсерлар берлеге төзү эше тукталып тору Илфак Шиһапов исеменә бәйле
Татарстанда Продюсерлар берлеге төзелә башлаган иде.
(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Продюсерлар берлеге төзелү турында сүз чыккан булса да, хәзергә ул эш тукталып калды. Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов “Татар-информ”га Татарстан Продюсерлар берлеге төзелү эшенең ни өчен тукталып торуын аңлатты.
Әлеге берлек продюсерлар арасында корпоратив теләктәшлек булмаудан килеп туган ихтыяҗ иде, дип аңлатты Рифат Фәттахов продюсерларның берләшү теләген.
“Татар дөньясында продюсер белән җырчы арасында ниндидер конфликт килеп чыга икән, башка берәү ике арага кереп, җырчыны каршы котырта башлый. Ягъни, безнең продюсерлар арасында корпоратив теләктәшлек дигән әйбер юк. Менә, без шул проблемаларны аңлап, бергәләп уртага салып, проблемаларны хәл итү өчен продюсерлар берлеге төзү идеясен күтәргән идек, – ди Рифат Фәттахов. – Чөнки бүген бездә хокукый башбаштаклык хөкем сөрә, продюсерлар дәүләт тарафыннан да якланмый. Бу проблемаларны хәл итү өчен без әнә шул адымга барган идек”.
Рифат Фәттахов әлегә документларның теркәлмәвен әйтте. “Бераз вакыт кирәк – бу Илфак белән бәйле”, – диде ул, Илфак Шиһаповның Берлек идеясен иң кайнар яклаучыларның берсе булуын ассызыклап.
“Илфак фаҗигасе белән бәйле рәвештә бу эш бераз тоткарланып тора, чөнки әле исемлектән Илфакны сызып атырга кул бармый. Вакыт үтсен, без бу эшне дәвам итәрбез”, – ди продюсер Рифат Фәттахов.
Белешмә өчен: Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туган. Журналист буларак 90 нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы. 2017 елның 30 маенда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз