news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Президент белән очрашуда мәктәпләрдә музыка укыту проблемасын күтәргән

Бүген Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты.

Рифат Фәттахов Президент белән очрашуда мәктәпләрдә музыка укыту проблемасын күтәргән
tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель,“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәктәпләрендә татар теле белән беррәттән музыка укытуны да бик югары дәрәҗәдә куярга кирәк дип саный танылган продюсер Рифат Фәттахов. Ул бу фикерен татар заялыларының Татарстан Президенты белән очрашуы вакытында җиткергән.

“Президентны туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклау проблемалары борчый һәм ул шул юнәлештәге тәкъдимнәребезне сорады. Президент игътибарны глобаль проблемаларга юнәлтүебезне көтә. Мин шәхсән үзем бүгенге көндә мәктәпләрдә музыка укыту проблемасын күтәрдем. Илһам абый Шакиров та татарны саклаган төп факторларның берсе җыр-моң, музыка булуын әйтә иде”, - диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен укыту беренче зур проблема булса, икенче зур проблема ул – музыка дәресләре, - ди Рифат Фәттахов. Ул яңа ачылган Илһам Шакиров исемендәге залда булачак затлы концертлар өчен дә тамашачы кирәклеген әйтә. “Ул тамашачыны музыка укытучысы әзерли. Музыка укытучысы - ул мәктәптә милли мәдәни мохитне тудыручы булырга тиеш. Ул - мәктәпнең сәнгать җитәкчесе, рухи лидеры”, - ди ул

Татар продюсеры милли мәдәниятне белгән күпкырлы музыка укытучыларын Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультеты биргәнлеген искәртте. “Бүгенге көндә ул юк. Тиздән мәктәптә музыка укыту көн кадагына килеп басачак. Мин мәктәпләрдәге ситуацияне беләм. Бүген анда музфак тәмамлаган укытучылар укыта. Ә аннары нишләрбез? Без бу мәсьәләгә бүген игътибар итмәсәк, аяныч нәтиҗәләрен дүрт-биш елдан күрә башлаячакбыз”, - ди ул.

Рифат Фәттахов мәктәпләрдә татар теле белән музыка укытуны бик югары дәрәҗәдә куярга кирәлеген ассызыклый. “Президент бу фикер белән килеште, ул Татарстан Хөкүмәтенә бу юнәлештә конкрет эшләр эшләргә кирәк дип белдерде”, - ди ул.

Бүген Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты. Очрашу Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылыр алдыннан үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100