news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов Мәскәүдәге Нижгар татарларын туган якларына кайтмаска өндәде

Карантин узмыйча Камка авылына кайткан Мәскәү кешесе хәзерге вакытта короновирус белән хастаханәдә дәвалана.

Рифат Фәттахов Мәскәүдәге Нижгар татарларын туган якларына кайтмаска өндәде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүгә якын урнашкан Нижгар авыллары короновирус куркынычы астында дип чаң суга продюсер, Ваһапов исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. Ул бу хакта видеомөрәҗәгать ясап социаль челтәрләргә урнаштырган.

«Короновирус дигән зәхмәт Нижгар өлкәсендәге татар авылларына да килеп җитте. Безнең якларга аны Мәскәүдә яшәүче кеше алып кайткан. Моңарчы ул Италиядә булган һәм карантиннар үтеп тормыйча туп-туры авылына юл тоткан», — ди Рифат Фәттахов.

Ул бу кешенең хәзер авырып ятуын әйтте. «Бу туган якны ярату түгел, бу җавапсызлык. Җинаять булмаса әле», — ди тумышы белән Нижгар ягыннан булган Рифат Фәттахов.

«Безнең Мәскәүдәге якташларыбыз туган якларын бик ярата. Алар буш вакытта туган якларына ашкына. Әмма вакыты ул түгел. Татар авылларында 70-80 яшьлек әбиләр яши. Бер-бер хәл булса, алар кырылып бетәчәк», — ди ул.

«Минем дә 80 яшьлек әниемне бик тә күрәсем килә. Ләкин мин үз-үземне чиклим — кайта алмыйм. Әти-әниләребезне ярату хакына булса да, кайтмыйк туган якларга», — ди Рифат Фәттахов. Ул регион җитәкчеләренә кырысрак чаралар күрергә чакырды. Саклык чаралары өчен Татарстанның тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте.

Рифат Фәттахов «Татар-информ» хәбәрчесенә ачыклык кертүенчә, сүз күрше Камка авылы турында бара. Хәзер авыл катгый карантинда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100