news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов мәдәният министрлыгының продюсерлыкка йөз белән борылуын билгели

Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Айрат Сибагатуллин эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты.

Рифат Фәттахов мәдәният министрлыгының продюсерлыкка йөз белән борылуын билгели
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында татар эстрадасында продюсерлык мәсьәләсенә игътибар итте.

Татар проюсеры Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесе белән фикер алышканда министр чыгышында берничә тапкыр продюсер сүзе кулланылуын уңай бәяләде.

“Министрның чыгышында “стратегик продюсерлаштыру” төшенчәсе дә яңгырады. Димәк, бер юлдан барабыз. Ә бит моннан өч-дүрт ел элек продюсер сүзе сүгенү сүзе кебек кабул ителә иде”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә. Ул бу хакта мәдәният тармагының еллык эшчәнлегенә һәм алдагы бурычларына багышланган чыгышында билгеләп үтте.

Рифат Фәттахов Мәдәният министрлыгы канаты астында оештырылачак эксперт-консультатив шура проектын да уңай бәяли. “Әлегә миңа ниндидер тәкъдимнәр блумады. Чакырсалар - керербез, чакырмасалар уңышлар теләрбез”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен. Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Айрат Сибагатуллин эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты һәм мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнүен билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100