Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рифат Фәттахов: Илфак "продюсерлар, берләшеп кенә, агрессиягә каршы тора алачак", диде
Татарстанда Продюсерлар берлеге оешып килә.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Продюсерлар берлеге барлыкка килергә мөмкин. Бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальне гамәлгә куйган танылган продюсер Рифат Фәттахов раслады. Шунысы да мәгълүм - бу берлектә Илфак Шиһапов та булырга тиеш булган.
“Әйе, без, берничә продюсер, күптән инде Татарстан Республикасы Продюсерлар берлеге төзү эшен алып барабыз. Аны гамәлгә кую документлары әзер инде, - диде Рифат Фәттахов. - Илфак бу идеяне иң кайнар яклаучыларның берсе булды. Соңгы очрашуда “Кайчан була инде безнең оешма?” – дип тә сорады. “Без продюсерлар, бергә булсак кына, берләшсәк кенә, бу агрессиягә каршы торалабыз,” – дип әйтә иде Илфак. Татар шоу-бизнесындагы башбаштаклык, продюсерларның дәүләт тарафыннан да, җәмгыять тарафыннан да якланмавы, кайбер яшь җырчыларның рәхмәтсезлеге Илфакны да бик борчыды, бу ямьсез күренешләрне ул бик авыр кичерде. Ни кызганыч, без Илфак исән чакта әлеге оешманы рәсми яктан теркәп өлгермәдек. Әмма без бу эшне дәвам итәрбез, дип ышанам”, - диде Рифат Фәттахов.
Рифат Фәттахов – Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль аша Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин кебек җырчыларны дөньяга чыгарган продюсер. Илфак Шиһапов җырчы Илсөя Бәдретдинованың продюсеры иде. Соңрак бу җырчылар продюсерлары белән араларын өзделәр.
Искәртеп үтик, журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов 30 майда Казандагы фатирында вафат булды. Ул туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде. Рифат Фәттахов “Татар-информ”га Илфакның Илсөя Бәдретдиновага рәнҗеп китмәвен, аны кичерүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз