news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов башкорт һәм татар эстрадасы арасына “Дуслык күпере” сала

7-18 апрель көннәрендә “Дуслык күпере” I Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале үтә.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов фонды “Дуслык күпере” I Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале оештыра. Бу хакта кичә Казанда Илһам Вәлиев концертлары алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов әйтте.

“Бу - бик зур проект. Дөрес, әле аның исеме шартлы гына. Әмма аның көннәре билгеләнгән - беренче концерт Мәскәүдә 7 апрельдә үтәчәк. Аннары – Пензада, Ульяновск, Самара, Екатеринбургта, Төмәндә, Уфада һәм 18 апрельдә Казанда “Пирамида”да төгәлләнә, - диде Рифат Фәттахов. - Без бик көчле заманча эстрада тамашасы ясыйбыз. Анда Татарстан һәм Башкортстан ягыннан күренекле эстрада җырчылары катнаша”.

Әлегә фестиваль концертларының бюджеты да, әзерләүче режиссеры да, катнашучы артистлар да төгәл билгеле түгел.

Искәртеп үтәбез, 24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Илһам Вәлиевнең концерты үтәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100