news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Җамалетдинов: Безнең максат – Европа кубогына эләгү, түбәнрәк урынга риза түгелбез

"Рубин" командасының татар футболчысы алда торган матчта җиңү өчен генә уйнаячакларын җиткерде.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футбол командасында хәлләр “Ростов” футболчыларын җиңгәнче – җиңүләрсез серия вакытында да яхшы булган. Бу хакта футболчыларның ачык күнегүләре алдыннан команда һөҗүмчесе Рифат Җамалетдинов журналистлар белән аралашкан вакытта җиткерде.

“Командада һәрвакыт барысы да яхшы иде. Яңа тренер килде һәм шуннан бирле барысы да шәп. Шөгыльләнәбез, алда торган уенга башка көндәшләргә әзерләнгән вакыттагы кебек үк эшләр башкарабыз”, – диде Рифат Җамалетдинов.

“Рубин”ның соңгы уеннарда аз гол кертүен Рифат мөмкинлекләрне файдалана алмау гына түгел, көндәшләрнең биш сакчы белән уйнавында да күрә.

“Көндәш команда биш сакчы белән уйный икән, сакны үтеп керү һәрвакыт авыр була. Хәзер безнең мөмкинлекләрне файдалануда проблемалар бар. Бу читтән дә күренәдер, моны хәл итү өстендә эшлибез”, – ди Җамалетдинов.

21 октябрьдә “Динамо” командасына каршы уенда Рифат Җамалетдинов җиңү өчен генә уйнаячакбыз, дип җиткерде.

“Максатлар үзгәрмәде – Европа кубогына эләгү өчен тырышабыз. Түбәнрәк урынга без риза түгел. Эшлибез, тырышабыз һәм турнир таблицасында күтәрелергә тиешбез”, – диде Рифат Җамалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100