news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Җамалетдинов «Беренче бишлек» премиясенә лаек була алмады

"Рубин" футболчысы милли премиягә икенче ел рәттән дәгъва кылды.

Рифат Җамалетдинов «Беренче бишлек» премиясенә лаек була алмады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол командасы һөҗүмчесе Рифат Җамалетдинов «Беренче бишлек» милли премиясенә дәгъвачылар арасында тавыш җыюда өченче урында булды. Әлеге премия Балалар футбол лигасы тарафыннан Россия футбол премьер-лигасының иң яхшы яшь уенчысына бирелә.

Рифат Җамалетдинов 127 балл җыйган. Премиягә исә ЦСКА командасыннан Федор Чалов лаек булды – 165 балл. Ә икенче урында урнашкан Дмитрий Баринов («Локмотив») исәбендә 137 балл бар.

Әлеге премиягә Иван Обляков («Уфа») – 61 балл, Александр Зуев («Крылья Советов», «Ростов») – 57 балл, Аяз Гулиев та(«Анжи») – 47 балл дәгъва кылган иде.

Узган ел «Беренче бишлек»кә дәгъва кылган Рифат икенче урынга күтәрелгән иде.

Премия 2002 елдан бирле тапшырыла. 2014 елда аңа «Рубин» командасы сакчысы Эльмир Нәбиуллин лаек булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100