news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Җамалетдинов Белоруссия командасына каршы ил җыелмасы өчен уйный алмый

Үзбәкстан белән уенда җиңү китергән голларның берсен "Рубин" командасы футболчысы керткән иде.

Рифат Җамалетдинов Белоруссия командасына каршы ил җыелмасы өчен уйный алмый
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 31 майда, Россиянең яшьләр футбол җыелма командасы Мәскәүдә Белоруссиядән булган яшьтәшләренә каршы контроль матч уздыра. Әлеге уенда "Рубин" футбол командасы һөҗүмчесе Рифат Җамалетдиновның уйный алмаячагы билгеле булды.

Россия футбол союзының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, медицина күрсәтмәләре буенча уенга чыга алмаячак футболчылар исемлегендә Рифаттан тыш  капкачы Игорь Обухов, ярымсакчы Дмитрий Баринов һәм һөҗүмче Георгий Мелкадзе да бар. Аларга алмашка тиз арада Красноярскиның "Енисей" командасы уенчылары Никита Чернов белән Олег Ланин чакыртылган.

Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек Россиянең футбол буенча яшьләр җыелма командасы Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә иптәшләрчә уенда Үзбәкстан футболчыларыннан өстен чыккан (4:3) һәм андагы бер голны Рифат Җамалетдинов керткән иде. Команда составында "Рубин"нан тагын бер уенчы – Илзат Әхмәтов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100