Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рифат Җамал татарлар яшәгән илләргә баручы делегациядә шагыйрь булырга тиеш дип саный
«Татар шигърияте» экспедициясе Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка тәкъдим ителде
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан делегациясе татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә бармасын, аның составында шагыйрьләр булырга тиеш дип саный ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал.
Шагыйрь әлеге фикерен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка «Татар шигърияте» экспедициясен тәкъдим иткәндә җиткерде. «Зур делегацияләр составында шагыйрь я булмаса сәнгатьле укучы артист бармы?», — дип сорады ул.
«Аңлавымча, бөтен делегацияләрдә дә шагыйрьләр булмый икән. Ә бит телнең матурлыгын бары тик шагыйрь күрсәтә ала. Бернинди җырчы да телнең матурлыгы җиткерә алмый. Соңгы вакытта җырларның сыйфаты нинди икәнен яхшы беләбез», — диде Рифат Җамал фикерен шәрехләп.
Үз эченә татар китаплары һәм журналлары күргәзмәсен дә алган «Татар шигърияте» экспедициясе татарлар яшәгән төбәкләр аша үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз