news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифә Рахман: Татарча шигырь язганда иң авыры – рифма табу

«Шәрык клубы» башлаган яңа проект – «Ялт-йолт» иҗат клубының беренче кунагы Рифә Рахман булды.

Рифә Рахман: Татарча шигырь язганда иң авыры – рифма табу

Язучы-шагыйрә, галимә-педагог, Саҗидә Сөләйманова һәм Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Рифә Рахман татарча рифма табуның авыр булуы турында сөйләде. 

«Мин күпләрне шигырь язарга өйрәттем.Бездә шигырьне язуы ни өчен авыр? Татарда рифма табу бик авыр. Тукайлар чорында гаҗәеп җиңел булган. Ни өчен? Анда фарсы изафәләре булган. Фарсы изафәләре бертөсле бит, изафәне куеп кына барасың, ул нәкъ рус телендәге кебек. Рус телендә фигыль формаларын куясың да, теләсә кайсы сүз рифмалаша», – дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, ирекле формада язылган шигырьләр дә булырга тиеш. «Аларда фикер киңлеге бирелә. Шулай да шигырьнең йөгерек рифмасы һәрвакыт булырга тиеш», – ди галимә. 

«Халыкның гарәп сүзләрен аңламавы, фарсы изафәләрен кулланмавы шигырьне рифма һәм образлылык ягыннан бик ярлыландырды. Габдулла Тукай, Фатих Кәримиләр бик күп төрле формалар кулланган. Шулай да алар кулланган сүзләр гади халык өчен ятышлы булган», – ди ул.

Рифә Рахман белән очрашу Камал театрының «Шәрык клубы»нда узды. Алар яңа проект – «Ялт-йолт» иҗат клубын оештырган. Шәрык клубы мөдире Таңсылу Мостафина сүзләренчә, иҗади очрашулар ай саен булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100