news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Рифә Рахман юбилей кичәсендә: Талантка әсәр язу өчен бары тик теләк кенә кирәк

Рифә Рахман 60 яшьлек юбилеена багышланган «Хисле серләшү» кичәсендә КФУ студентларына шигырь язу үзенчәлекләре турында сөйләде.

Шагыйрә Рифә Рахман юбилей кичәсендә: Талантка әсәр язу өчен бары тик теләк кенә кирәк

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 10.2-102 нче төркем студентлары язучы-шагыйрә, галимә-педагог, Саҗидә Сөләйманова һәм Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Рифә Рахман белән очрашты. Шагыйрәнең 60 яшьлек юбилеена багышланган «Хисле серләшү» дип аталган кичә интервью-шоу форматында узды.

Кичәнең зур өлеше иҗат темасына багышланган. Рифә Рахман фикеренчә, әсәр язу өчен талантка берни дә кирәк түгел, бары теләк булырга тиеш. «Мин көннең теләсә кайсы вакытында да утырып яза алам, мин – илһамга, илһам миңа хезмәт итә», - ди шагыйрә. Әдәби кичә Рифә Рахманның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

«Шагыйрә иҗатка килү юлы, иҗади лабораториясенең кайбер үзенчәлекләре белән таныштырды. Беренче шигырьләрен ул инде балачагында ук язган, ә сүзгә, татар сүзенә мәхәббәт мөгаллим ата-анасыннан килгән. Рифә Рахманның әтисе, әби-бабасы да шигырьләр иҗат иткән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Гөлүсә Каюмова.

«Ул – ачык зиһенле, татар теле, әдәбиятына мәхәббәт белән янган мөгаллим дә, талантлы каләм әһеле дә. Туры сүзле, беренче карашка бераз кырыс кебек Рифә апаны укучылары бары мактап, аның дәресләрен сагынып искә алалар. Алар да яраткан укытучыларына видеоязма аша үзләренең изге теләкләрен җиткерде», - диде Гөлүсә Каюмова.

 «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин студент елларында Рифә Рахман курсында укуын искә алды. «Рифә апа безне университетның 4нче курсында укытты. «Таләпчән, кырыс. Аның белән сезгә авыр булачак», - дип кисәтте югары курслар. Ләкин фаразлар чынга ашмады. Без Рифә апаның иң яраткан төркеменә әйләндек», - диде ул.

«Рифә апа башкаларга охшамаган. Аның безгә мөнәсәбәте «мөгаллим-студент» кына булмады. Рифә апа үзенең белеме, яшәеше белән тормышка икенче төрле карарга өйрәтте, дөньяга карашыбызны киңәйтте. Минемчә, нәкъ менә Рифә апаның дәресләре, аның белән аралашудан соң күбебез киләчәгебезне филология юнәлеше белән бәйләргә булгандыр да», - диде Рөстәм Галиуллин.

ТР Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин Рифә Рахман дәресенә яшьтәшләре Резедә Гобәева һәм Эльвира Һадиева чакыруы буенча килеп эләгү тарихын сөйләде. «Мин ул вакытта мактау-хуплауларга кирәгеннән артык күнеккән идем. Башымнан сыйпар да, «син - даһи», - дип әйтер дип көттем. Ләкин Рифә апа шигырьләремне тәнкыйть утына салды», - диде ул.

«Конструкция, структура, рифма, ритма, эчтәлеген – барысына да үз бәясен бирде. Кыскасы, суларга да ирек бирмәде. Мин коточкыч тетрәнү кичердем. Ул шигырьләрне беркемгә дә күрсәтмәслек булдым. Аларны хәтта архивларда да сакламадым. Шуннан соң мин Рифә ападан ераграк йөрергә тырыштым. 2012 елда «Идел» журналында әдәби суд дигән яңа проектта Рифә апаны гаеп итүче буларак чакырдык. Ул риза булды», - ди Рүзәл Мөхәммәтшин.

Рүзәл Мөхәммәтшин Рифә Рахманны тышкы яктан усал күренсә дә, чынлыкта аның күңелендә бик күп яктылык һәм җылылык барлыгын әйтте. «Керсез, риясыз, чиста кеше ул. Мин аны бик яратам. Бу турыда үзенә еш кына әйткәнем дә бар», - дип сөйләде. Күңелле очрашу истәлек өчен фотолар ясап төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100