Әдәбият дәрьясы үсәргә тиешме, үзгәрергә тиешме? Бу мәсьәлә язучыларны бик нык борчый. Ул, минемчә, журналистларны тагы да ныграк борчый. Безнең берничә журналист барлыкка килде, үзләренең телләре дә бик камил түгел. Һәм алар, без урам телендә язарга тиеш, дигән фикерне алга сөрәләр.
Без әдәби телне сакларга тиеш! Интернет челтәренең киң таралыш алуы да безнең әдәбият теленә шактый зыян салды. Һәр кеше блогер. Блогер булгач, үзе язганнарын халык укыгач – үзен язучы итеп хис итә. Блогерлар арасында татарча хатасыз язган кешене күргәнем юк әле, русларда бигрәк тә хаталы. Без русча әллә ни камил сөйләшмәсәк тә, русча грамоталы язабыз бит. Чөнки, кагыйдәләрне беләбез.
Шуннан соң язучылар арасыннан да берничә авторны беләм: сюжетны төзедем, геройлар бар – калганын редакторлар рәтләп бетерерләр, укучы аңлагач җитә, дип язганнар да бар. Бу – дөрес юлдан китү түгел! Әгәр дә шушы фикерне яклыйбыз икән, без кая барып чыгарбыз?! Төрки халыклар хәтта «нәфис әдәбият» ди бит! Нәфислек – матурлыктан да нечкәрәк, – ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында Мөслим һәм Минзәләдә узган Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.