news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелторлар гильдиясе: Россия төбәкләрендә йорт фатирдан ике тапкыр арзанрак тора

Россиянең күпчелек төбәкләрендә йорт шундый ук мәйданлы фатирга караганда 1,5-2 тапкырга арзанрак тора. Бу хакта «Татар-информ»га Россия риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев әйтте.

«Россиянең күпчелек төбәкләрендә йорт җире белән бергә фатирга караганда 1,5-2 тапкырга арзанрак тора. Хәтта шәхси төзелеш шәһәр торагы кебек үк материаллардан эшләнгән булса да», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Әмма бу мәсьәләдә барысы да торакның ераклыгына бәйле.

«Әгәр йорт шәһәр чигеннән 10 минут ераклыкта булса, шәхси йорт күпкатлы йорттагы фатирга караганда 2 тапкырга арзанрак торачак», – ди Апрелев.

Тулаем базар тәкъдимнәренә килгәндә, фатир сатып алган акчага 1,5-2 тапкыр зуррак мәйданлы йорт сатып алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot