Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Риелтор: Татарстанда 2026 елда күчемсез милек 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Кредит-хисап сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр булмаса, 2026 елда Татарстанда күчемсез милек 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев әйтте.
«Әлегә 2026 елга торакка бәя динамикасын фаразлау мөмкин түгел, чөнки киләсе елга кредит сәясәте аңлаешсыз. Әмма, кагыйдә буларак, хәтта кредит-хисап сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр булмаса да беренчел һәм икенчел торак, шулай ук торак йортлар һәм җир кишәрлекләре бер ел эчендә инфляция кысаларында якынча 10 процентка кыйммәтләнәчәк», – диде риелтор.
Аның сүзләренчә, төгәлрәк бәя күп кенә шартларга: кредит бирү, төзелеш материаллары бәясе, инфляция процессларындагы үзгәрешләргә бәйле булачак.
«Күчемсез милек – азык-төлек яки дарулар кебек үк товар. Барысы да Россиядәге гомуми икътисади вазгыятькә, аерым алганда, кредит сәясәтенә бәйле булачак. Әгәр Үзәк Банк ставкасы төшсә, күчемсез милеккә ихтыяҗ артачак һәм объектларның бәясе дә үсәчәк», – диде Руслан Садриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз