news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелтор нинди килешүләрнең беренче булып биометриягә күчәчәге турында сөйләде

1 июльдән биометрия аша рәсмиләштерү мөмкинлеге ипотека кредитлау вакытында кулланыла башларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев әйтте.

«Минем уйлавымча, беренче эшләр мөгаен ниндидер ипотека килешүләре булыр. Ягъни банк булган җирдә», - диде ул.

Эксперт бәяләвенчә, беренче вакытта яңа механизм киң таралыш алмаячак.

Әлеге яңалык үзе базарда катнашучылар өчен өстенлек булачак, дип өстәде ул.

Савельев россиялеләргә килешүләрне рәсмиләштерүнең яңа ысулына күнегү өчен вакыт кирәк булачак дип саный. Аның сүзләренчә, шундый ук хәл элегрәк күчемсез милекне электрон теркәү белән күзәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot