Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Риелтор күчемсез милек базарының төп проблемасы дип кредитлар кыйммәт булуны атады
Күчемсез милек базарының төп проблемасы – кредитлар кыйммәт булу. Бу хакта «Радио 1» белән әңгәмәдә Россия риелторлар гильдиясенең мактаулы әгъзасы Константин Апрелев белдерде. Белгеч 2027 елда торак дефициты булу ихтималы турындагы фаразларны шәрехләде.
«Нигездә проектлы финанслау акчаларын әзер объектларны төгәлләүгә юнәлтергә тырышалар, монда сату күләме планлы күрсәткечләрдән түбәнрәк, бу объектларны файдалануга тапшыруны тоткарлый», - дип билгеләп үтте белгеч.
«Ә 2027 елга торак дефициты булу ихтималына килгәндә – бу шактый беркатлы фараз, чөнки ихтыяҗ бер мизгелдә юкка чыкмый һәм шулай ук бер мизгелдә артмый. Базарда мондый күренешләр бик сыгылмалы модель нигезендә бара», - дип ассызыклады ул.
Риелтор әлеге фаразны алармизм (борчулы (еш кына нигезсез) имеш-мимешләр тарату) дип атады һәм моны «закон чыгаручыны барысы да начар булачагына ышандыру һәм шуның хисабына субсидияләүнең базар принципларына нигезләнмәгән моделенә кайту теләге» буларак аңлатты.
«Без ипотека белән ике елдан нәрсә булачагын аңламыйбыз. Гадәти базар тәртибе бераз иртәрәк кире кайтырга да бик мөмкин. Бу ихтыяҗны үзгәртәчәк, проектлар артачак», – дип өстәде Апрелев. Хәзерге вакытта ил Хөкүмәте территорияләрне комплекслы үстерү проектларына бик зур акчалар юнәлтә, дип искәртте ул.
Бүгенге күчемсез милек базарының проблемасы кредитлар кыйммәт булудан гыйбарәт, әмма базар моделе сыгылмалы булу сәбәпле барысы да ихтыяҗга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин, дип нәтиҗә ясады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз