news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелтор: Казанның яңа төзелешләрендә «квадрат метр» бәясе бер елда 10-15 процентка арткан

Риелтор: Казанның яңа төзелешләрендә «квадрат метр» бәясе бер елда 10-15 процентка арткан
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Соңгы елда Казанда беренчел төзелә торган торакның квадрат метры бәясе 10-15 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев хәбәр итте.

«Әгәр без төзелә торган беренчел торак турында сөйлибез икән, бүген «квадрат метр» бәясе нинди объект, сегмент булуга бәйле рәвештә 200 меңнән 500 мең сумга кадәр үзгәреп тора», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул өстәп әйткәнчә, Татарстан башкаласында бер бүлмәле, ике бүлмәле яки өч бүлмәле фатирларның квадрат метры уртача 200-350 мең сум тора, әмма элиталы сегментта да тәкъдимнәр бар, анда бәя 500-600 мең сумга кадәр җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot