news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелтор: Казанда күбесенчә Башкортстан һәм Марий Эл кешеләре фатир сатып ала

Казанда күчемсез милекне, күп очракта, Татарстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук күрше төбәкләрдә яшәүчеләр сатып ала. Татарстан Риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Казанда күбесенчә Татарстан халкы фатир сатып ала. ТР башкаласына Чаллыдан һәм Әлмәттән дә күчеп киләләр. Шулай ук якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр (мәсәлән, Башкортстан, Марий Эл) дә Казаннан фатир сатып ала. Безгә Ерак Көнчыгыш һәм Себердән дә еш күчеп киләләр», - диде спикер.

Мәскәү һәм Петербург халкы арасында Казанда фатир сатып алучылар күп түгел, дип өстәде ул.

«Мәскәү һәм Петербургта яшәүчеләр безгә бик сирәк күчеп килә. Киресенчә, казанлылар Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китә», – дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot