Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Риелтор гаилә ипотекасын рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирде
Ипотека алырга җыенучы гаилә, беренче чиратта, үзенең финанс мөмкинлекләрен бәяләргә тиеш. Бу хакта Мәскәү өлкәсе риелторлар гильдиясе вице-президенты, «Оранж» күчемсез милек агентлыгы генераль директоры Олеся Пикалова белдерде, дип хәбәр итә «Радио 1».
«Мин «Дәүләт хезмәтләре»ндә кредит тарихы бюросы мәгълүматларына бушлай заказ бирергә һәм гомумән үз рейтингыңны карарга һәм аны берәр белгечкә җибәрергә киңәш итәм. Банкка, йә күчемсез милек буенча белгечкә мөрәҗәгать итеп ипотека рәсмиләштерергә мөмкинме, юкмы икәнен белешергә була. Һәм инде шуннан чыгып программаларны сайларга кирәк», - ди риелтор.
Пикалова беренчел взносның 20 процент булуын искә төшерде һәм «бездә беренчел взнос юк» дип хәйлә коручы кайбер төзүчеләргә игътибар итте. Мондый очракларда сатып алучы, фатирны отышлы шартларда сатып алам дип уйлап, 20-30 процентка күбрәк түли.
Белгеч шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр балалар җиде яшьтән өлкәнрәк икән, шәһәр читендә йорт сатып алырга яки җир сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз