news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелтор ел ахырына икенчел торакның 10-15 процентка кыйммәтләнәчәген фаразлады

Агымдагы ел ахырына кадәр икенчел торакка бәяләрнең 10-15 процентка артуы көтелә. Яңа торакка бәяләр элеккечә калачак, чөнки бәяләр үсешенә йогынты ясарлык бернинди икътисади алшартлар да күзәтелми. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия риелторлар гильдиясе әгъзасы, күчемсез милек базары эксперты Константин Барсуков хәбәр итте.

«Агымдагы елның сентябрь ахырыннан торакка бәяләр бераз арту ихтималы бар», - диде ул.

Шулай ук, риелтор фикеренчә, икенчел торакка бәяләр арту киләсе елда да күзәтеләчәк.

«Бу Үзәк Банк гамәлләреннән тора, ул хәзер заемщикларга һәм ипотека бирүгә таләпләрне шактый катгыйландыра», - дип билгеләде эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot