news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риелтор быел икенчел торак бәясе кыйммәтләнәчәкме икәнен аңлатты

2026 елның көзенә кадәр икенчел торакка бәяләрнең сизелерлек үсешен көтәргә кирәкми, бәяләрнең арзанаюы да фаразланмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Россия риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев әйтте.

Аның сүзләренчә, агымдагы елда икенчел базарда бәяләр динамикасы элеккечә ике төп фактор белән билгеләнәчәк: ипотека алу мөмкинлеге һәм депозитлар буенча югары ставкалар нәтиҗәсендә халык тарафыннан тупланган акчалар күләме.

«Ипотека буенча ставканы билгели торган төп ставка элеккечә югары», - дип билгеләде эксперт. Ул икенчел базарда ипотека килешүләре өлеше тарихи минимумга төшүе турында әйтте. Төп күләм – ул алмашу операцияләре, кешеләр бер фатирны икенчесен сатып алу өчен сата.

«Ипотека ставкасы 16 проценттан түбән төшмичә, икенчел торак базарына потенциаль массакүләм ихтыяҗ кире кайтмаячак», - дип белдерде аналитик.

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, бәяләрнең сизелерлек кимүе дә булмаячак.

«Узган елда икенчел базарда бәяләр үзгәрү темплары инфляциягә караганда түбәнрәк иде. Бу уртача 3-5 процент, ә инфляция хәтта рәсми статистика буенча да 7-9 процент тәшкил итте», - дип аңлатты эксперт.

«Килешүләр санының артуы һәм инфляцияне узып китә башлаган бәяләрнең сизелерлек үсеше ел ахырына, кайдадыр октябрь, ноябрь, агымдагы елның декабрь ае булырга мөмкин», - дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot