Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Риелтор Апрелев ипотека буенча взнос урынына акча кертүнең күпкә отышлырак булуын аңлатты
Әгәр россиялеләрнең ипотека буенча беренчел взноска акчасы бар икән, агымдагы процент ставкалары гамәлдә булганда бу акчаларны торак кредиты алуга караганда банк депозитына салу һәм торак арендалау отышлырак. Россия Риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Әгәр сездә ипотека буенча беренчел взноска акча бар икән, аларны еллык 16 процент белән банк депозитына салу һәм тиешле суммага процентлар алу мантыйкка ярашлырак. Шулай ук найм ставкасыннан барлыкка килгән аерманы счетларда туплау да отышлырак», – дип киңәш итте агентлык әңгәмәдәше.
Ул беренчел взносны ипотекага кертүнең отышлы булмавын аңлатты. Шул ук вакытта, сез банкка салган акча артачак кына.
«Минем уйлавымча, берничә елдан соң сезнең ипотека алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, чөнки әлегә төп ставка кимүгә таба бара», - дип сүзен төгәлләде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз