news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИА: Россия Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру чараларын хуплады

РИА: Россия Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру чараларын хуплады
Фото: «Татар-информ», Динара Прокопьева

Россия Хөкүмәте ягулык-майлау материаллары базарында бәяләрне тотрыкландыру буенча яңа карарлар раслады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Чаралар хупланды», – дип белдергән агентлык әңгәмәдәше.

Утырыш РФ Премьер-министры Михаил Мишустин рәислегендә уза. Ил Хөкүмәте әгъзалары шулай ук Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон проектына төзәтмәләрне караган.

Элегрәк РФ вице-премьеры Александр Новак әйтүенчә, илдә эчке базар өчен җитәрлек күләмдә мотор ягулыгы формалаштырылган. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Россиядә ягулык-майлау материаллары җитештерү нефть эшкәртү предприятиеләренә һөҗүмнәр аркасында өлешчә кимегән. Бер үк вакытта сатып алучыларның бензинны күпләп сатып алуы автоягулык станцияләренә йөкләнешне арттырган.

8 июльдән Россиядә дизель ягулыгы экспортына тулысынча тыю кертелде. Моңа кадәр чит илгә бензин һәм авиация керосины сату тыелган иде.

4 июльдә Россия Президенты Владимир Путин эчке базарны автомобиль бензины һәм дизель ягулыгы белән тәэмин итүгә, шулай ук Россия нефть эшкәртү заводларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән законга кул куйды. Ул, аерым алганда, бензинны катнаштыру юлы белән җитештергәндә, шулай ук аны Россиягә импортлаганда демпфер механизмын кертә.

Соңрак, 13 июльдә, Россия дәүләте башлыгы Украина пилотсыз очкычлары һөҗүмнәре ягулык белән кайбер проблемалар тудыруын таныды, әмма Россиядә нефть продуктлары белән вазгыять акрынлап яхшырачак, дип ышандырды.

Татарстанда июль башында барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кабат кыйммәтләнде. Росстат мәгълүматларына караганда, 7 июльдән 13 июльгә кадәр АИ-92 бензины литры өчен 67,98 сумнан 68,11 сумга кадәр, АИ-95 – 73,75 сумнан 73,85 сумга кадәр, АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалылар – 93,87 сумнан 98,40 сумга кадәр, ә дизель – 81,57 сумнан 81,65 сумга кадәр арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot