news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РИА Новости: Путинның Төркиягә сәфәре вакыты әлегә килештерелмәгән

РИА Новости: Путинның Төркиягә сәфәре вакыты әлегә килештерелмәгән
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путинның Төркиягә сәфәре якын арада булырга тиеш, әмма аның төгәл көне әлегә килештерелмәгән. Бу хакта РИА Новости Анкарадагы дипломатик чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Әлегә конкрет бернәрсә дә юк, якын арада [сәфәр датасы] ачыкланыр дип өметләнәбез», — дип аңлаткан чыганак.

Элегрәк, февральдә, Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша сөйләшүләр барышында Россия коллегасының, сүз «иң якын перспектива турында» бармаса да, сәфәр белән килүне сузмаска вәгъдә итүен белдерде.

Май аенда Владимир Путин, үзенең сүзләре буенча, эш сәфәре белән Кытайга барырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100