news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җөри авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Яңа мәдәният йорты 200 кешегә исәпләнгән.

(Мамадыш, 14 июль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Мамадыш районы Җөри авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Биредә барлык төзү эшләре Республика мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарылган.

  • Яңа мәдәният йорты 200 кешегә исәпләнгән.

Тантаналы чарада Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Яңа бина Мамадышның ООО "Инвестрой" оешмасы кө­че бе­лән тор­гы­зыл­ган. Район баш­лы­гы Анатолий Иванов республика җи­тәк­че­лә­ре­нә, әлеге объ­ект­ны тиз ара­да тө­зеп фай­да­ла­ну­га тап­шыр­ган тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт сүзләрен әйтте. "Бүген Җөри авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм. Беренчесе - Питрау булса, икенчесе - яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ача. Призедентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт программалары ярдәме белән авылда мәктәп, балалар бакчасы, чишмәләр төзекләндерелде. Урамнарыбызга асфальт юл салынды. Яңа мәдәният йорты озак хезмәт итсен, йөрүчеләр күп булсын", - диде ул.

"Авыл халкы тормышында мәдәният йорты бик мөһим роль уйный. Чөнки нәкъ менә әлеге бинада мәдәни чаралар уза, гореф-гадәтләр, милли йолалар саклана. Мәдәният йорты сәнгатькә битараф булмаган кешеләрне берләштерсен. Барчагызга да күңел күтәренкелеге, саулык-сәламәтлек телим", - диде үзенең чыгышында Алексей Песошин. Премьер-министр Җөри авылы мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Карповнага бина өчен ки­рәк­ле то­вар­лар са­тып алу­га (ак­ча­ла­та) сер­ти­фи­кат та тап­шыр­ды.
Ачылу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Авыл халкы үз көче белән әзерләгән концерт номерларын күрсәтте. "Элекке клуб бик кечкенә, уңайсыз, салкын иде. Яңа бина хөкүмәтебездән зур бүләк. Бездә авыл халкы бик актив. Нинди генә мәдәни чаралар узмасын, теләп катнашалар. Бию, җыр ансамбльләре бар. Олылар да, яшьләр бик озак көтте бу вакыйганы. Мә­дә­ни­ят уча­гы бер­кай­чан да буш тор­ма­сын, би­ре­дә төр­ле мә­дә­ни ча­ра­лар узсын", - диде Җөридә яшәүче Анна Капитонова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100